ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
31 август 2023, 10:10

Районда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә

Чакмагыш районында кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә Чакмагыш районында 10 мең 920 баш кошка вакцинация ясалган.

Районда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итәРайонда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Районда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә


Кош гриппы – кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашканайту һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлеменә китерә.

Кош гриппы профилактикасы өчен йорт хуҗалары түбәндәгеләрне эшләргә тиешләр: кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында хәбәр итәргә. Белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләү буенча чаралар кабул итәргә; йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча су кошлары белән контакт булдырмаска.
Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк.
Кош абзарына һәм азык саклау биналарына кыргый кошлар үтеп кермәсен өчен тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр (сетка) куярга кирәк. Азыкны кыргый кошлар кермәслек, су үткәрмәүчән савытларда саклау таләп ителә. Кошларын гриппка каршы вакцина ясалган һәм ветеринар документлар булганда гына сатып алырга кирәк.
Кош гриппы билгеләре барыкка килгән очракта, Чакмагыш ветеринария станциясенә тиз арада хәбәр итүегез сорала. Телефоннар: (34796)3-52-88, 3-52-79.

Районда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Районда кош-кортларга гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас