

1. Хезмәткә җәлеп итү Яңа уку елыннан укучыларны җәмгыятькә файдалы эшкә җәлеп итү өчен ата-аналарның рөхсәте таләп ителми, мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте. Хәзер мәктәп укучылары, яшь үзенчәлекләрен һәм шәхси сәламәтлекләрен исәпкә алып, үз сыйныфларында җыештырырга, китапханәдә ярдәм итәргә, мәктәп территориясендә чәчәкләр, агачлар утыртырга бурычлы. Бу укучыларны бернинди эштән дә куркып тормаска, бердәмлеккә, татулыкка өйрәтәчәк. Һәр җәмгыять эшләре дә элеккегечә күңелле үтәр. Көмеш медальләр кайтартылачак Рәсми рәвештә көмеш медальләр II дәрәҗәле “Укуда аерым уңышлар өчен” дип аталачак. Аны өлгергәнлек документында “4”ле билгеләре 2дән артык, ә калганнары “5”ле билгеләре булган укучылар алачак. Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, көмеш медаль БДИ нәтиҗәләренә өстәмә өч балл бирәчәк, ә алтын – биш балл. 3. Хәрби әзерлек Яңартылган белем бирү программасында яңа уку елыннан башлангыч хәрби әзерлек каралган. Аңа сафка басып йөрү һәм хәрби сәламләү, корал белән эш итү кагыйдәләре, Калашников автоматыннан ату нигезләре һәм кагыйдәләре, шәхси саклану чаралары һәм яралану очрагында беренче ярдәм күрсәтү, пилотсыз аппаратларны сугышта куллану нигезләре, аларга каршы тору ысуллары, шулай ук башка темалар керәчәк. Курс 10-11 сыйныфларда тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә үткәреләчәк, ул хәзер “Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау” дип атала. Исегезгә төшереп үтәбез, Башкортстанда өлкән сыйныф укучылары шулай ук Уфа янындагы “Патриот” лагеренда һәм аның бөтен республика буенча филиалларында бер атналык курс үтәләр. 4. Мәгарифнең “Алтын стандартлары” 2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә белем бирүнең “Алтын стандарты” эшли башлый. Элек мәктәпләр үзләре укыту программаларын һәм кирәкле дәреслекләрне үзләре чикләүләрсез сайлаган булса, хәзер программаларның эчтәлеге стандарт чикләрендә булырга тиеш. Дәреслекләрнең эчтәлеге БДИ- да булачак биремнәргә туры килергә тиеш. 5. Туклану, яки укучыларга кайнар ризык ашату Хәзер иртәнге яки төшке ашны республиканың барлык балалары да бушлай ашый ала. Өстәвенә, ризык сыйфатлы һәм тәмле булырга тиеш. Радий Хәбиров сәүдә һәм хезмәт министрлыгына мәктәптә туклануны контрольдә тотуны көчәйтергә, продуктлар белән тәэмин итүчеләрне яңадан тикшерергә, балаларга салкын ризык бирмәүләрен, ә куллану вакыты чыккан продуктлар өчен каты җәза бирергә дигән йөкләмә бирде. 6. БДИ һәм ГДИ ның яңа кагыйдәләре * Хәзер йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин, йомгаклау әңгәмәсен дә онлайн узарга мөмкин булачак, ул апрельнең өченче дүшәмбесендә – 16 сында узачак. Җитди сәбәпләр килеп чыккан очракта тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары фәннәр исемлеген һәм имтихан тапшыру вакытын үзләре үзгәртә алалар. Төп чорда имтихан тапшыручылар аны үткәргәннән соң ун көн эчендә нәтиҗәләр алырга тиеш булачак. Кем өстәмә чорда бирә – алар биш көн эчендә тапшыра. * Сентябрьдә яңадан тапшыру вакытында БДИ тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучылары бер елдан соң предметларны алмаштыру хокукына ия булалар. Унберенче сыйныф укучылары математика буенча имтиханны төп дәрәҗәдән профильлегә , яки киресенчә үзгәртә ала. 7. Һөнәри юнәлеш 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үткәреләчәк – һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, тестлар үткәрәчәкләр, билгеле кешеләрне чакырачаклар. Бу балаларга кайда укырга керергә, кем булырга һәм нинди уку профилен һәм югары уку йортын сайлар өчен кем булырга теләүләрен алдан билгеләргә ярдәм итәчәк. 8. Башлангыч мәктәптә студентлар укыта алачак Хәзер югары курс студентлары балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә укытырга, шулай ук балалар түгәрәкләре алып барырга хокуклы. Югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетларда һәм фәнни оешмаларда кече вазифаларны башкара ала. Мәсәлән, лабораториядә эшләү мөмкинлеге булачак. Мондый карар мәктәпләрдә кадрлар дефицитын тулыландырырга ярдәм итәчәк, бу аеруча авыл җирлегендә актуаль. Анда укытучылар җитмәсә, яки кемдер авырып, алыштыру мөмкинчелеге булмаса, бу ысул иң уңайлысыннан санала. Мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды, фото интернет киңлегеннән