ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 сентябрь 2023, 09:30

Җиз кыңгырау әйди Белем иленә

Бүген, 1 сентябрьдә, районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Белем көне бәйрәме билгеләнде. Бу көн Чакмагыш гимназиясендә дә истә калырлык матур үтте.  Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгы, ә кемдер өчен ул – чираттагысы. Һәркем өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм.

Җиз кыңгырау әйди Белем иленәҖиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә

 

1нче, 5нче, 9нчы, 11нче сыйныф укучыларының тантаналы линейкасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина катнашты. Алар бәйрәм уңаеннан укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин да укучыларга ихлас теләкләр җиткерде, ак юллар теләде.

Бүген мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренчеләр өчен дә, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә дулкынландыргыч көн. Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен  серле ачкыч кирәк. Кайчандыр бүгенге 11нче сыйныф укучылары  да Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып, зур сихри дөньяга аяк баскан иде. Ә бүген инде зур тормыш капкасы алдында нәни дусларыбыз – беренче сыйныф укучылары тора.  Алар нәни  1нче сыйныф укучыларына Белем иленә ачкычны үзләреннән истәлек һәм мирас итеп   тапшырды.

Укучылар бәйрәм уңаеннан матур шигырьләр сөйләп ишеттерде, җырлар җырлады. Беренче кыңгырау чыңы астында алар беренче дәрескә юлланды.

Яңа уку елы бары тик шатлыклы мизгелләр генә алып килсен. Ак юллар сезгә!

Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укыгыз.

Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Җиз кыңгырау әйди Белем иленә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас