

Бу чарада хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фадир кызы Усманова, мәктәп директоры Айгөл Альберт кызы Деникаева, укытучылар һәм укучылар катнашты. Кызыл тасманы Светлана Фларис кызы Шакирова, Рәсимә Зәлиф кызы Балягова һәм мәктәп директоры Айгөл Альберт кызы Деникаева кисте.
“Үсеш ноктасы” белем үзәген ачуда катнашучылар химия-биология лабораториясе кабинетларында булдылар, аларга кайтарылган яңа җиһазлар белән таныштылар. Дәресләр, тәҗрибәләр үткәрү өчен кайтартылган бу әсбаплар балаларга белем алуны тагын да кызыклырак, мавыктыргыч итәчәк.