ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 сентябрь 2023, 11:30

Бик тәмле кетчуп

Тәмле кетчуп ясау ысулын тәкъдим итәбәз.

Бик тәмле кетчупБик тәмле кетчуп
Бик тәмле кетчуп


5 кг помидор, 1 кг алма, ярты кг суган, өч болгар борычы, 4 тырнак сарымсак, аз гына әче борыч1/3 е, барысын турап яшелчәләр йомшарганчы пешерәбез.
Аннары иләк аша сөзәбез, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, марля төенчеккә 4 лавр, 5 кара, 5 исле борчак борыч салып,газны акрынга куеп пешерәбез, артык парларын чыгарабыз, 2 сәг.уза, иң соңыннан 3 аш кашыгы 9% лы уксус салабыз.
Менә шундый куелыкта килеп чыга, стерилләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
Чыганак: 1001 киңәш сәхифәсе.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас