+24 °С
Яңгыр


Авыл биләмәләре халкы менә берничә ел рәттән инде әлеге программада зур теләк белән катнаша.
Көз – Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында сайланган проектларны тормышка ашыру вакыты.
Программа кысаларында Рапат авылы клубын төзекләндерү эшләре бер минутка тукталып тормый. Узган шимбәдә мәдәни учакның беренче катына заманча пластик конструкцияле тәрәзәләр куелды һәм башка ремонт эшләре башкарылды. Төзекләндерү эшләреннән Рапат авыл клубы хезмәткәрләре читтә калмый, һәркем үз өлешен кертергә тырыша.