

Чарага полиция хезмәткәре А.Ф. Гайсин да чакырылган иде. Ул мәктәп укучыларына «экстремизм» һәм «террорчылык» төшенчәләренең мәгънәсен аңлатты, яшьләр арасында явыз ниятле кешеләрне агитацияләүнең төрле ысуллары турында сөйләде һәм балаларга террорчылык янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълумат җиткерде. Чарада балаларның социаль челтәрләр битләрендә шәхси һәм башка мәгълүмат урнаштыруга аерым игътибар бирелде, шулай ук яшүсмерләрне тыелган символиканы пропагандалау өчен административ җаваплылык каралуы турында кисәттеләр.
Кисәтү сәгате ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга тулы, анык җаваплар алдылар. Полицейский аларга укуда уңышлар теләде, шулай ук уяу һәм сак булырга киңәш итте. Китапханәдә шулай ук әлеге датага багышлап “Русия – террорчылыкка каршы!” дип исемләнгән иллюстратив китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда террорчылык темасына һәм аңа каршы көрәш ысулларына багышланган вакытлы басмалардан буклетлар, мәкаләләр, фотодокументлар тәкъдим ителде. Чара ахырында террорчылык актлары корбаннарын бер минут тын торып белән искә алдылар һәм күккә ак шарлар очрып җибәрделәр.