

Бу көн 1995 елның 13 мартындагы “Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Федераль закон белән билгеләнгән (ул РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2005 елның 22 июлендә имзаланган төзәтмә белән законга кертелгән). Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Анда 334 кеше, күбесенчә хатын-кызлар һәм балалар террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булган. Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дәүләт һәм җәмгыятьнең террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә бердәмлеген символлаштыра.
Әлеге дата уңаеннан Яшьләр үзәгенең белгече Ирина Мансурова 8нче сыйныф укучылары өчен район үзәгендәге Гаилә ялы паркында “Террорчылыкка – юк дип әйтик!» дигән темага класс сәгате үткәрде.