ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 сентябрь 2023, 05:50

Алдагы өч көндә көннәр җылы торачак

Алдагы өч көндә Башкортстанда җылы һәм кояшлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә «Башинформа»га төбәк синоптиклары.

Алдагы өч көндә көннәр җылы торачакАлдагы өч көндә көннәр җылы торачак
Алдагы өч көндә көннәр җылы торачак

 Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез һава температурасы +17, +22 градус. Чәршәмбе, 6 сентябрь, төнлә, яңгырларсыз, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан төнлә бераз акрынрак исәчәк, көндез уртача. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез +17, +22. Пәнҗешәмбе, 7 сентябрьдә, төнлә, урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Көньяк-көнбатыш җиле уртача. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус, көндез +16, +21.


Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас