

Чарада катнашучылар алдында И.И. Нәсыйбуллин, Р.К. Йосыпова, А.С. Батыргәрәева чыгыш ясадылар һәм тәрбияләнүчеләр белән профилактик эшчәнлекне көчәйтүгә, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә игътибарны юнәлттеләр. Әлеге чара чикләрендә янгын хәвефсезлегенең төп таләпләре, янгын сүндерү автоматикасы һәм мониторинг системасы эшләре, мәктәпкәчә учреждение иминлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр, беренчел янгын сүндерү чараларын куллану һәм янгын вакытында учреждение хезмәткәрләренең гамәлләре, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм хезмәтләре номерларын искә төшерделәр. Киңәшмәгә йомгак ясап, мәктәпкәчә белем бирү объектларының янгын хәвефсезлеге дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук балаларның максималь рәвештә хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертелде.