ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 сентябрь 2023, 04:55

Балан бәлеше яратасызмы?

Балан яратучылар өчен тәмле балан бәлеше пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Балан бәлеше яратасызмы?Балан бәлеше яратасызмы?
Балан бәлеше яратасызмы?

Бәлешне пешерү өчен 250 г ак майны туңдыргычтан алып, каты килеш кыргычтан чыгарасың, онга бер чәй кашыгы тутырып күперткеч (разрыхлитель), 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз салып, май белән бутыйсың. Шуңа 2 аш кашыгы каймак, бер йомырка, һәм 30–40 г чамасы сап-салкын су салып, йомшак, ләкин кулга ябышмый торган камыр басып, ял иттерергә салкынга куярга кирәк.

Эчлек өчен 500 г туң баланга 5 аш кашыгы манный, 2 аш кашыгы крахмал, 400 г шикәр комы салып болгатырга. Бәлеш ясап, алдан 180 градуста җылытылган мичкә 25–30 минутка тыгарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәренең “1001 киңәш” төркеме сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас