ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 сентябрь 2023, 09:00

Бишектән үк өйрәтү мөһим

Районыбызда бер авылда гамьсез балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә янгын чыгу аркасында сабый бала вафат булу сәбәпле, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгын чыгу куркынычын булдырмау һәм хәвефсезлек  кагыйдәләрен кабатлау максатыннан, Чакмагышның  5 нче санлы “Шатлык”  балалар бакчасының барлык төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр белән профилактика һәм хәвефсезлек әңгәмәләре үткәрелде.

Бишектән үк өйрәтү мөһимБишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим

    Балалар гомер өчен хәвефле булган төрле хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, фаҗига булдырмас өчен нәрсәләрдән тыелырга, шырпыга кагылмаска, зурлардан башка газ, утка якын килмәскә кирәклеген, янгын сүндерүчеләрнең телефон номерын исләренә  төшерделәр, төп саклану кагыйдәләрен кабатладылар. Әти-әниләргә дә өйдә ут-күздән саклану кагыйдәләре турында сөйләшүләр үткәрү мөһим. Ходай балаларыгызны һәртөрле бәлә-казалардан берүк сакласын! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез!

 

         Фото һәм мәгълүмат Чакмагышның 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасының “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алып әзерләнелде.

Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Бишектән үк өйрәтү мөһим
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас