ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 сентябрь 2023, 10:15

“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә

Муниципаль район хакимиятендә “Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә.

“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә
“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә


Бу аралашу формасының файдалы һәм нәтиҗәле булуы күптәннән дәлилләнде инде. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә кыю керешкән, хезмәтләр өлкәсендә үзләрен сынап карарга булган булдыклы кешеләр белән сөйләшү эшлекле һәм конструктив диалог формасында бара.
Күптән түгел үткәрелгән мондый “Эшкуарлык сәгатьләре”ндә юл буенда хезмәтләндерү сервисы булдыру, җитештерү җиһазларын сатып алу, сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү буенча проектлар каралды.
Аларның һәркайсы буенча булачак эшкуарларга консультация бирелде, ярдәм чаралары һәм финанслау программаларында катнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Лиана Ханмурзина.
Фото чыганагы: район хакимиятенең ВК сәхифәсе

“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә
“Эшкуарлык сәгатьләре” дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас