ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 сентябрь 2023, 11:30

Кышкылыкка шәп салат

Кирәк булачак:

Кышкылыкка шәп салатКышкылыкка шәп салат
Кышкылыкка шәп салат


1 кг кәбестә
1 кг кишер
1 кг суган
1 кг татлы борыч
1 кг помидор
1 кг кыяр
50 гр тоз
100 гр шикәр
300 мл үсемлек мае
100 гр аш серкәсе 9% (уксус)

Әзерләү:
Барысын да озынчалап турап, үсемлек мае, өстенә серкә коярга, шикәр, тоз өстәм бутарга һәм 1 сәгать куеп торырга. Аннан кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 10 минуттан соң, сүндереп, стерилләнгән банкаларга тутырып капкачын ябарга. Банкаларны баштүбән әйләндереп, суынганчы ябып торырга.

Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәренең “Файдалы киңәшләр” төркеме сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас