

Бүген Юрий Шатуновка 50 яшь тулган булыр иде. “Башинформ” хәбәр итүенчә, 6 сентябрьдә, “Ласковый май” төркеменең вакытыннан алда бакыйлыкка күчкән легендар солист Юрий Шатуновның 50 яше тулган көнендә, Башкортстанда истәлекле чаралар узачак. Мәсәлән, Күмертауда булачак артист укыган мәктәп-интернат бинасында мемориаль тактаташ ачылачак. Бер ел элек “Башинформ” Юрий Шатуновның туган ягы Күмертауның 3 нче санлы Башкорт республика гимназия-интернатында аның исеме белән җыр кабинеты ачылганын хәбәр иткән иде. Юрий Шатунов узган елның 23 июненә каршы төндә киң инфаркттан кинәт вафат булды. Аңа бары 48 яшь иде.
Фото “Коммерсантъ” гәзитең телеграм-каналыннан, мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды