ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 сентябрь 2023, 11:25

“Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз”.

Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 4 көн калды. 10 сентябрьдә Башкортстан Республикасының җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай һәм авыл җирлекләре депутатларын сайлаячакбыз.

“Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз”.“Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз”.
“Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз”.


 Участок сайлау комиссиясенең китапханә белән хезмәттәшлеге яхшы традициягә әверелде. Берлектәге эшчәнлек сайлау законнары өлкәсендә гражданнарның хокукый культурасын арттыруга, сайлау кампанияләре чорында халыкны мәгълүматлаштыруга юнәлдерелгән. 6 сентябрьдә китапханәдә “Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз” дип исемләнгән чара оештырылып үткәрелде . Китапханәче китап укучылар белән очрашуга 3304 нче сайлау участогы секретаре Гөлнара Тимерҗан кызы Биктимерованы чакырды. Китапханәче сөйләвеннән чарада катнашучылар ил тарихы, сайлаулар системасы һәм аларның дәүләт өчен әһәмияте, булачак сайлаучылар буларак үз хокуклары турында белделәр. Гөлнара Тимерҗан булачак сайлаучыларга булачак өстәмә сайлаулар, тавыш бирү вакыты һәм урыны турында сөйләде. Ул тавыш бирү процессы үзенчәлекләре, сайлау комиссиясенең эш режимы турында җентекләп аңлатты.

Автор:Рива Исаева, Югары Аташ авылы китапханәчесе.
Читайте нас