ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 сентябрь 2023, 11:25

Яңа шөгыльгә өйрәнделәр

4-17 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән беренче тапкыр «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уен фестивале узачак. Фестиваль уен мәдәниятен үстерү, балалар тәрбияләүдә уеннарның һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча фән, сәнәгать, мәгариф һәм ата-аналар җәмгыяте белгечләре өчен уникаль мәйданчык булачак.

Яңа шөгыльгә өйрәнделәрЯңа шөгыльгә өйрәнделәр
Яңа шөгыльгә өйрәнделәр


Безнең районда да әлеге чарага әзерлек башланды. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова җитәкчелегендә йоннан Чебеш» уенчыгын әвәләргә өйрәнделәр. Осталык дәресе барышында алар йон әвәләүнең йонның нәрсә икәнен сизү өчен иң яхшы ысул булуын аңладылар һәм аны үз куллары белән “җанландырга” өйрәнделәр. Бу шөгыль китапханәчеләрнең күңеленә хуш килде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас