+22 °С
Яңгыр


Чараның максаты – укучыларга үзләрен урамда һәм юлда дөрес тотарга өйрәтү, иҗади сәләтләрне, фикерләүне үстерү. Балалар уен этапларын маршрут кәгазе буенча зур кызыксыну белән үттеләр, биремнәрне үтәп, баллар җыйдылар. Уен барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәр ныгытылды. Балалар бик теләп табышмаклар, ребуслар чиштеләр, юл билгеләрен атадылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне кабатладылар. Алар юлларда үзеңне тоту культурасы турында белемнәр алдылар һәм үзләштерделәр һәм аларны практикада кулланырга өйрәнделәр.