

Белем бирү учреждениеләрендә киң җәмәгатьчелек вәкилләре, ата-аналар белән балаларга әзерләнгән ризыкны тәмләп карау, аның сыйфатын тикшерү мөмкинлеге бар.
Шушы көннәрдә Юмаш урта мәктәбендә профсоюз комитеты рәисе Елена Степановна Семёнова, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Венера Валерьевна Дусеева, социаль педагог Ләйсән Мәгъруфҗан кызы Рафыйкова ашханәдә әзерләнгән азык-төлекнең тәме һәм сыйфатына бәя бирде.
Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйл кызы Мостафина сүзләренә караганда, ата-аналар мәктәптә әзерләнгән ризыкның сыйфатыннан канәгать.
“Балаларның туклануын тикшерү буенча мондый чаралар үтүе бик мөһим, чөнки ата-аналарны мәктәп ашханәсендәге азык-төлекнең тәме, сыйфаты нык борчый. Димәк, ата-аналар битараф түгел, бу куанычлы күренеш”, – ди ул.