ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 сентябрь 2023, 06:00

Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды

Яңа уку елының беренче көне Чакмагыш беренче урта мәктәбендә РФ, БР гимннары һәм дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте.

Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башландыБеренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды
Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды

 Аны күтәрү мөмкинлеге район беренчелегенә үткән кросс-кантри буенча ярышларда җиңүчеләр Ләлә Шәйхетдинова белән Ильяс Сафинга бирелде.
Тантаналы линейкада район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүгә ирешкән укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Шайбалы хоккей ярышларында ирешкән уңышлары өчен бер төркем укучыга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатлары бирелде.

Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды
Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды
Беренче уку атнасы тантаналы линейкадан башланды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас