

Әлеге чараның максаты – укучыларны башкорт һәм татар милли костюмнары белән таныштыру, аларга безнең төбәк халыкларының гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирү, Ватаныбызның бай үткәне турында хәтерне саклап калу, үсеп килүче буында халык мәдәнияте – безнең байлыгыбыз һәм кадерләп саклаган мирасыбыз төшенчәсен аңлату иде. Туган тел укытучылары “Милли костюм – халкым мирасы” викторинасын, “Республикабызның милли костюмнары” виртуаль экскурсиясен үткәрделәр. Әлеге чара барышында оештыручылар укучыларга милли костюмның теләсә кайсы халыкның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булуын аңлаттылар. Ул кием генә түгел, ә бөтен халыкның зур тарихы. Бу кадерле мирасны традицияләр кебек үк сакларга кирәк.