

Мондый акцияләр үз халкыбызның традицияләренә, чыганакларына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә һәм мәдәниятен аңларга ярдәм итә. Бу көнне барлык укучылар да мәктәпкә милли костюмнарда килделәр. Әлеге чара чикләрендә сыйныф сәгатьләре узды, анда балалар милли костюмнарның үзенчәлекләрен һәм элементларын өйрәнделәр, халык традицияләренең аерылгысыз өлеше буларак милли костюмнарның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. “Минем милли костюмым. Яраткан бизәкләрем” – дип исемләнгән рәсем конкурслары оештырдылар. Күп кенә укучылар бу көнне үзләренең көндәлек формаларын да милли костюм элементлары белән бизәделәр. Шулай ук башкорт теле укытучысы Миңсылу Жугали кызы Искужина һәм татар теле укытучысы Алсу Рифгать кызы Кәримова “Милли киемнәр” һәм “Халкымның яраткан орнаментлары” темалары буенча ачык дәрес һәм мастер-класс үткәрделәр. Фото һәм мәгълүмат Иске Бәшир авылының Советлар Союзы Герое Г. Х. Латыйпов исемен йөрткән урта мәктәпнең “Вконтакте” социаль челтәреннән алынды.