+28 °С
Болытлы


Анда алар рәсми булмаган шартларда рәхәтләнеп аралаша, тәэссоратлары белән уртаклаша, романтика һәм маҗаралар рухлы кызыклы мохиттә ял итә. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 10В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Флидә Фәнил кызы Галләмова белән бергә походка барып кайттылар. Табигать кочагында барысына да бик ошады. Укучылар белән бергәләп сәяхәт итү мәктәптә озак еллар матур традиция булып сакланыр.