ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2023, 12:20

Балалар иминлеге өчен

Яшь буынга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен кечкенә чактан ук төшендерү мөһим.

Балалар иминлеге өченБалалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен

Моңа әти-әниләр һәм, әлбәттә, тәрбиячеләр тарафыннан зур игътибар бүленергә тиеш. Гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта гомерне һәм сәламәтлекне саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен ныгыту максатында Чакмагыш 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасының икенче корпусында профилактик чара үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, 94нче янгын часте вәкилләре сабыйлар белән очрашып, аларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән шаяру куркыныч булуын кисәттеләр. Чарада катнашучылар нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен һәм белемнәрен исәпкә алып, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен истә калырлык итеп аңлатты, алар белән ихлас аралашты. Тәрбияләнүчеләр дә активлыгы һәм зирәклеге белән аерылып торды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Балалар иминлеге өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас