ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2023, 12:35

Милли киемнәрдә – халык рухы

Русия Президенты Владимир Путинның указлары положениеләрен тормышка ашыру максатында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республика һәм районыбызда бик күп эшләр башкарыла.

Милли киемнәрдә – халык рухыМилли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы

Проект кысаларында тагын бер күркәм бәйрәм матур традициягә әверелде. Елына ике тапкыр – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрь аеның икенче җомгасында Башкортстанда республика халыкларының милли киемнәре көне билгеләп үтелә. Бу чара төбәктә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен саклап калу һәм үстерү максатында үткәрелә. Башкорстан Республикасы – күпмилләтле төбәк, биредә 160 тан артык милләт вәкилләре яши. Халыкларның тату яшәвенә республикадагы милләтара дуслык үзе дәлил. Быел да республиканың төрле төбәк һәм районнарында Башкортстан халыкларының милли костюмнарын популяштыруга юнәлтелгән чаралар оештырылды. 8 сентябрь көнне районыбызда да милли костюмнар күргәзмәләре, флешмоблар, осталык дәресләре һәм башка чаралар уздырылды. Милли костюм көненә багышланган төп чара район мәдәният йорты алдында үтте. Чара барышында төрле милләт халыклары биюләре башкарылды. Район мәдәният каршындагы “Асылъяр” халык биюләре ансамбле, Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре чагу биюләрен бүләк итте. Ревинер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Ринад Кәримов җитәкчелегендәге “Идел” халык уен кораллары ансамбле көйләре моң өстенә мөң булып агылды. Ахырда чарада катнашучылар бергәләп истәлеккә фоторәсемгә төште. Бу бәйрәм халык традицияләренә, тарихыбызга һәм мәдәнияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә, милли йолаларыбызны саклап калу һәм үстерүдә зур роль уйный.

Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Милли киемнәрдә – халык рухы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас