ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2023, 12:25

“Милли мозаика” танып-белү сәгате

Юмаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укытучысы белән берлектә “Милли мозаика” танып белү сәгате үткәрделде, анда Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның милли костюмнары турында сөйләделәр.

“Милли мозаика” танып-белү сәгате“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате

Программа бу җәһәттән ихлас тәбрик итү белән башланды, балалар моның иң яшь бәйрәм икәнен белделәр. Алга таба безнең республикада төрле милләт вәкилләре яшәве турында сөйләделәр. Күп гасырлар узса да, халыклар үзләренең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен безнең көннәргә кадәр саклап килгәннәр, киләчәк буынга җиткерергә тырышканнар. Боларның барысы да шигырьләрдә, җырларда, биюләрдә, уеннарда, мәкальләрдә, әйтемнәрдә һәм халык костюмнарында да чагылыш таба. Ир-атларның һәм хатын-кызларның милли костюмнарының барлыкка килү тарихы, башка халыкларның кием үзенчәлекләре турында әңгәмә уздырылды. Әңгәмә укучылар тарафыннан төрле милләт костюмнарын күрсәтү белән үрелеп барды. Аннары балалар “Тирмә”, “Где работа, там еда”, “Золотые ворота” кебек милли уеннар уйнадылар. Милли костюмнарда концерт номерлары күрсәттеләр. Чарага Милли костюмнар стенды ясалган иде. Бәләкәчләрнең күңеленә бу чара аеруча нык ошагандыр. Фото һәм мәгълүмат Юмаш авылының модельле китапханәсенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
“Милли мозаика” танып-белү сәгате
Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас