ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
9 Сентября 2023, 09:53

Көзге өмәләр башланды

Бүген районның барлык оешма- учреждениеләрендә һәм район үзәгенең 1нче, 2нче микрарайоннарында, Яр буе, "Тынычлык аллеясы"нда, "Урожай"стадионында, Ленин, Октябрь, Тынычлык урамнары территорияләрендә беренче көзге өмә үтте.

Көзге өмәләр башландыКөзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды

Өмәдә катнашучылар кулларына эш кораллары алып, тирә-якны чүп-чардан, коелган яфраклардан чистарттылар, яр буйларын, юлларны, ишегалларын, үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерделәр. Мондый чаралар көз айлары дәвамында үткәрелеп торачак. Район халкы һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән тирә-ягыбыз ямьләнеп, чистарып калды. – Бүген районыбызда беренче көзге өмә үтте. Безнең коллектив та бердәм рәвештә өмәгә чыкты. Мондый чараларда һәрвакытта да актив катнашабыз. Чакмагышыбыз матур, чиста булсын өчен барыбыз да шушылай бердәм булып, күмәкләшеп өмәләрдә катнашыйк, яшәгән җиребезне чиста тотыйк! – диде ветстанция хезмәткәре Светлана Кәримова.

Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Көзге өмәләр башланды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас