+21 °С
Болытлы


Өлкәннәрнең активлыгы элекке буын кешеләренең җаваплырак булуы белән аңлатыла дияр идем. Алар сайлауга бик җаваплы карый. Әле бер атна алдан матур кием-салымнарын да әзерләп, кем белән барачагын да хәл итеп куйганнар, хәтта. Һәр сайлаучыны биредә ягымлы һәм җылы итеп каршы алдылар. "Шундый шатландым сайлауда катнаша алуыма, ниһаять, минем тавыш бирүдән дә илебезнең киләчәге, безнең нинди тормышта яшәячәгебез хәл ителәчәк бит. Безнең Русия көчле кулда булырга тиеш, мин шуның өчен тавыш бирдем" - ди Гузәл Ягьфэр кызы Вафина. Гражданлык бурычын үтәргә ул оныгы Ясминә белән килгән.