

Беренче урта мәктәптәге 3255 сайлау участогыннан да халык өзелми. Әлеге сайлау комиссиясенең сәркатибе Сәлимә Сафуанова белдерүенчә, сайлау участогы ачылу белән, халык бер-бер артлы тавыш бирергә килә башлаган. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Сайлауга килүче олы яшьтәге күркәм, үрнәкле парлар – Фәнзил һәм Дамира Казыйхановлар, Рифил һәм Маргарита Маликовлар сайлауларга җитди һәм җаваплы карауларын белдерделәр. – Тормышыбыз матур, якты булсын, дигән теләк белән сайлауга килдек. Без, пенсинерларны да онытмасыннар иде. Сугыш чоры балалары без, хәерле картлык булсын дип, тырышып яшәп ятабыз. Тормыш иптәшем Рифил Гилмелбаян улы белән 55 ел тигез гомер итәбез. Яшьләрне дә сайлауларда актив катнашырга чакырам. Алар бит безнең терәгебез, – диде Маргарита Әхнәф кызы. – Эшләгән вакытта үзем сайлаулар үткәргән кешемен. Район Советы рәисе урынбасары булган чорда барлык сайлау участокларын йөреп чыга идек, халык белән эшли идек, укулар үткәрә идек. Дөрес сайлаулар өчен тырыштык, шуңа күрә районыбыз да гел алдынгы сафларда булды. Сайлауларны яхшы үткәргән өчен бихисап Мактау грамоталары белән дә бүләкләндем. Безнең район һәрчак саф, дөрес сайлаулар өчен булды. Эшләгән елларымны сагынып искә алам. Хәзерге вакытта районның тырыш җитәкчеләре өчен, сайлауларны матур итеп үткәргәннәре өчен горурланып йөрим. Районыбыз гөл кебек матур, чәчкә атып тора, – дип сайлаулар турында тәэссоратлары белән уртаклашты районыбызның почетлы шәхесе Дамира Әлтәф кызы Казыйханова.