ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 сентябрь 2023, 11:20

Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендияты булды

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Марсель Әшәрәпов аеруча сәләтле балалар өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендияты булдыБашкортстан Республикасы Башлыгы стипендияты булды
Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендияты булды

Яшь талант иясе Марсель баянда виртуозларча уйный, районның бер мәдәни чараларыннан да читтә калмый. Тырышлыгы, үҗәтлеге һәм музыкага мәхәббәте аркасында ул күп кенә халыкара, Бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты булды. Яшь талантны музыка серләренә укытучы Рәйсә Әхмәд кызы Латыйпова өйрәтә. Марсельгә зур иҗади уңышлар телибез! Әлеге казанышы аңа яңадан-яңа уңышларга этәргеч булсын! 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас