ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 сентябрь 2023, 05:55

Футболчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы!

11 сентябрьдә Русиядә Аеклык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Футбол» бүлегенең яшь спортчылары (тренер-укытучылары Р.Р.Сухов) дәресне “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дигән массакүләм йөгерештән башлады.

Футболчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы!Футболчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы!
Футболчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы!

Балалар белән алкогольнең яшь организмга зарарлы йогынтысы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар фикеренчә, аеклык – тормыш нормасы. Физик культура һәм спорт, спорт секцияләрендә шөгыльләнү, буш вакытны дөрес оештыру – боларның барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә каршы торырга ярдәм итә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас