ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 сентябрь 2023, 08:55

“Кофе бөртекләре” печеньесы

Кышкылыкка запаслар әзерләп бераз арып та киткәнсездер, җәмәгать. Әйдәгез әле гаилә әгъзаларын сыйлыйк һәм үзебезнең дә җаныбызга дәва алып, шушы тәмлекәйне пешерик.

 

Ак май – 60 гр.,

тоз – 1чеметем,

шикәр порошогы(сахарная пудра) – 120 гр.,

йомырка сарысы – 3 данә,

каймак – 2 аш кашыгы,

ванилин,

камыр көпшәкләгеч – ½ чәй калагы,

какао – 30 гр.,

он – 250гр.

 Шушы ингредиентларны салып камыр басабыз да, 2 сәгать суыткычта тотабыз. Артабан кофе бөртекләре ясыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 10 минут пешереп алабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас