ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 сентябрь 2023, 06:55

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап

Русия Федерациясе территориясендә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында районда Аеклык көненә багышланган төрле чаралар үтте.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалапСәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап

Бу көнне бөтен ил буенча алкогольнең зыяны турында искә төшерелде, акцияләр үткәрелде. Балалар иҗаты үзәгендә дә әлеге датага багышланган чара узды. Биредә балалар педагоглар Фларида Әнсаф кызы Сабитова, Динара Альберт кызы Акчурина, Миләүшә Радик кызы Муллаянова җитәкчелегендә “Аек Русия. Аеклык дәресе.” видеоролигын карадылар. Артабан укучылар өчен “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” девизы астында флешмоб үткәрелде (җитәкчесе А.В. Гомәрова). Шулай ук укучылар “Сәламәтлек иленә сәяхәт” уен программасында катнаштылар (җитәкчесе М.Р.Муллаянова).

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас