+22 °С
Яңгыр


Анда республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 22 команда катнашты. 4 көн дәвамында барган ярышларда алар: катамаран, урында ориентлашу, җәяүлеләр төркеме һәм конкурс программасында көч сынаштылар. Су дистанциясендә безнең егетләр 2 нче урын яуладылар, ә ориентирлашуда команданың капитаны Кирилл Капитонов 3 нче урын алды. Җитәкчеләре – Наил Зәкарьян улы Хадыев, Эльвира Радик кызы Нәбиуллина. Укучыларга артабан да уңышлар гына юлдаш булуын телибез!