

Кыска вакытлы ялга кайткан яугир балаларга махсус хәрби операциядә үткән көннәре, үзара ярдәм һәм хәрби кардәшлек турында сөйләде, хәрбиләрнең батырлыгы мисалларын китерде. Шулай ук ул укучыларны тарихны өйрәнергә, картәтиләребез һәм карткартәтиләребезнең казанышларын онытмаска, Ватанны яратырга һәм якларга чакырды. Укучылар тын да алмыйча геройны тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балалар яугирдән аңа куркыныч булганы бармы, көрәшчеләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре яки буш вакытлары бөтенләй бармы-юкмы, өйне сагынулары һәм авырлыкларны ничек җиңүләре турында сораштылар.
Моңа кадәр Тозлыкуш урта мәктәбе Бөтенрусия акциясендә катнашып, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны хатлар һәм рәсемнәр белән сөендергән иде. Мондый хатны алгы сызыктагы якташыбыз да алган. Ул чын күңеленнән укучыларга рәхмәт белдерде. Очрашу ахырында яугир балаларга яхшы укуларын теләде. Тиздән райондашыбыз хезмәт урынына юлланачак. Без аңа сәламәтлек һәм Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуын телибез.