

11 сентябрьдә Югары Аташ авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир Тимур Азат улы Хисмәтуллинның якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, аның батырлыгы алдында баш иеп, якташлары, авылдашлары, районыбыз җитәкчелеге, хәрбиләр соңгы юлга озаттылар.
Матәм митингында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова һәм башкалар катнашты.
Тимур Азат улы Хисмәтуллин 2003 елның 22 гыйнварында Югары Аташ авылында дөньяга килгән. Имәнлекул урта мәктәбендә белем алганнан соң Башкортстан аграр-технология колледжында “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры” һөнәрен үзләштерә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, 2022 елда контракт төзешеп, хәрби хезмәткә китә.
“Башта армия сафларына барып кайт”,– диючеләргә Тимур: "Без сакламасак, кем саклар?" – дигән сүзләр белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус операциягә катнашу теләген белдереп, хәрби комиссариатка юнәлә.
Әйе, илгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәтле кешеләр биргән Югары Аташ авылында патриотизм рухында, югары әхлакый тәрбиядә кечкенәдән чын ир-егетләр эшләрен башкарып үскән егет башкача булдыра да алмый.
“Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Тимур Азат улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак. Тимурның әти-әнисе Азат Наил улы, Резеда Әсгать кызы, сезгә шундый лачын ул үстергәннәре өчен барлык чакмагышлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм. Аны югалту– барчабызның да уртак югалтуы”, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Уку йортын тәмамлап, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгын предприятиесе” җәмгыятендә тәҗрибә туплаган Тимур Азат улын предприятие директоры Вадим Васильевич та бары яхшы яктан искә алды:
“Ватанга хезмәт итүне сайлаган районыбызның чын ир-егетләре бүгенге көндә барган хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үтиләр. Югары Аташ авылының каһарман улы, рядовой Тимур Хисмәтуллин –аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр”.
Хәрби белән саубуллашырга, аның әти-әнисе, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Тимур белем алган уку йорты директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова педагоглар коллективы исеменнән Хисмәтуллиннар гаиләсенең олы кайгысын уртаклашты.
“Тимур бездә дүрт ел дәвамында “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры” һөнәре буенча белем алды. Диплом алганына әле бер генә ел үтеп китте. Тимур бик җаваплы, изге йөрәкле, ышанычлы егет иде. Бу якты дөньяда ул бик аз яшәсә дә, Туган иле өчен ул бик күп эшләп өлгерде. Тимурның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, – диде Әлфия Радмир кызы.
Яугирне соңгы юлга озатырга аның сыйныф җитәкчесе Айсылу Мәдих кызы Бигнова да килгән иде. “Хөрмәтле Азат Наил улы, Резида Әхсән кызы! Сезгә килгән олы кайгы барыбызны да тетрәндерде. Йөрәк елый, йөрәк сыкрый, өзгәләнә... Тимур шундый сабыр, йомшак, нечкә күңелле, тыныч холыклы, акыллы иде. Нинди генә эш кушсак та, ул вакытында бер каршы сүз әйтмичә башкара иде. “Юк”, – дип бер дә әйтә белмәде. Әле яшисе дә яшисе иде бит... Бүген нинди генә сүзләр әйтсәк тә, бу олы кайгы басылмас кебек. Имәнлекул урта мәктәбе коллективы, укучылар һәм сыйныфташлары исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам. Ходай сезгә сабырлыклар бирсен”.
“Тимур кызлар кебек үсте. Абыйсы белән “апаем”, “абыем” дип кенә сөләшәләр иде. Ялга кайткач: “Балам, анда армия хәлләре ничек, берүк үзеңне сакла. Кайгылар китерә күрмә, исән-сау йөреп кайт”, – дидем. Мине кочаклап алды да, үзе елмая: “Син нәрсә сөйлисең, нәнәй, барысы да яхшы булачак”, – диде. Шунда да сиздермәде балакаем. Безнең үтә дә авыр кайгыбызны уртаклашкан, авыр минутларда ярдәм кулы сузган республика, район, авыл биләмәсе җитәкчелегенә, авыл халкына, иптәшләренә рәхмәт җиткерәм”, – диде Тимурның картәнисе Надежда Николаевна Гомәрова.
Тимурны соңгы юлга озатырга аның бик күп сабакташлары да килгән иде.
“Без Тимур белән бергә үстек, күрше булдык, кече туганым белән бергә балалар бакчасына йөрделәр. Ул беркайчан бер кешегә дә авыр сүз әйтмәде. Газиз балаңны югалтудан да авыр кайгы юктыр. Азат абый белән Резеда апага сабырлык, җан тынычлыгы телибез”, – диде Юлия Илгизәр кызы, яшьләрен тыялмыйча.
Район хәрби комиссары Альберт Хәбиров илнең Оборона министрлыгы исеменнән Тимурның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аның "Каһарманлык өчен" ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүе турында игълан итте.
Тимур Азат улы Хисмәтуллин хәрб хөрмәт белән Югары Аташ авылы зиратында җирләнде.
Лиана Ханмурзина.
Автор фотолары.