ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 сентябрь 2023, 07:20

Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...

“Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем”, – дип җырлый 95 яшен тутырган Сафия апа. Киндеркүл авылында яшәүче хөрмәтле Сафия Сәетгали кызы Шафикова 95 яшьлек олы юбилеен каршылый.

Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...
Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...

 

Гомер дәверендә Сафия әбигә күпне кичерергә туры килә. Тормыш иптәшен, ике баласын югалту кайгыларын кичерә ул. Ләкин Сафия әби беркайчан да язмышына зарланмый.
Озак еллар дәвамында Сафия әби авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт сала.
Тормыш иптәше белән өч балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, аның икесе гүр иясе инде.
Сафия әби 32 яшендә ялгыз калып, өч баласына тәрбия-назын биреп, аларны аякка бастыра.
Олы гомер бәйрәме белән аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания Гәрәева һәм мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләде.
Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранына Президентыбыз В.В.Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның Котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Сафия әби бүгенге көндә килене тәрбиясендә оныкларының наз-хөрмәтенә төренеп, матур гомер кичерә. Күңеле тулган чакларда матур җырлар җырлап, моңлана ул.
Киләчәк көннәрдә дә аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез!

Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...
Аерым үтсә дә көннәрем, аерылмас күңелләрем...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас