+22 °С
Яңгыр


Юмаш урта мәктәбе коллективы исеменнән олуг юбилее белән Әфгать абыйны мәктәп директоры Рәзимә Мостафина, профсоюз оешмасы рәисе Елена Семёнова тәбрикләде.
Берничә буынга белем биргән талантлы педагог бүген дә укытучылар һәм укучылар өчен остаз.
Әфгать Әвзал улының иң зур байлыгы – аның лаеклы шәхесләр булып үскән укучылары.
Әфгать Әвзал улы Нуриәхмәтовка сәламәтлек, озын гомер, киләчәктә дә укучылары хөрмәтенә төренеп, һәр аткан таңга сөенеп яшәвен телибез.