+22 °С
Яңгыр


Чара вакытында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, Светофор белән «Кызыл, сары, яшел», “Нәрсә телисез, сөйләгез” уеннарында катнаштылар. Уеннар балаларга үзләренең игътибарлылыгын, зирәклеген тикшерергә ярдәм итте. Беренче сыйныф укучылары игътибарлы җәяүлеләр булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тантаналы ант бирделәр. Аларга шулай ук яшь җәяүлеләр таныклыклары тапшырылды.