

Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе халкы да бу программада ел саен зур теләк белән катнаша.
Быел шушы программа кысаларында районыбызның Азатлык урамы, 1 йорты территориясе төзекләндерелә. Биредә эшләр башланып киткән инде. Бүгенге көндә анда подряд оешма тротуарларга асфальт сала. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев язып чыккан.
Төзекләндерү эшләрен башкаручы егетләр вакыт белән сынашмый. Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык эшләрне дә шәхси контрольдә тота, тиеше вакытта кирәкле ярдәмен дә күрсәтергә әзер.
Микрорайон территориясендә күпфатирлы йорт аллары төзекләндереләчәк, тротуарлар салына, ут баганалары, ял итү урыннары, эскәмияләр урнаштырылачак.
Әле кайчан гына язлы-көзле итек киеп йөрүче чакмагышлылар күптәнге хыялларының тормышка ашуына ышанып бетәлми. Бу зур, күләмле эш – бердәм тырышлык нәтиҗәсе.
Сыйфатлы проектларны үстерү һәм халык башлангычларына ярдәм итү эшчәнлеге киләчәктә дә дәвам итәчәк.