

Ульяновск шәһәрендә туган кыз баланың әти-әнисе сабыйларына гадәти булмаган исем кушкан: Верхеевлар кызчыкларына Арсина дигән исем биргән. Алар фикеренчә, бу исем “Армия – сила народа” сүзләреннән кыскартылып алынган. Истәлекле исем кушу тантанасы 26 августта узган. Бу хакта Ульяновск шәһәренең Засвияж районы буенча ЗАГС бүлеге вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. “Исем кушу тантанасы кызның әти-әнисенең бергә яшәүләренә җиде ел тулган – “бакыр” туйлары көнне үтүе белән дә мөһим”, – диелә анда.
Гаиләдә җиденче бала булып туган Арсинаның Богдан, Егор, Кирилл, Злата, Кондратий һәм Катрина исемле алты абый-апалары бар.
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәренең “Әллүки” журналы” төркеме сәхифәсе.