ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 сентябрь 2023, 07:05

Тормыш ямен тоеп яши

Шушы көннәрдә Калмашбаш авылында игелекле гомер кичерүче хөрмәтле хезмәт ветераны Рина Галинур кызы Галимова 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Тормыш ямен тоеп яшиТормыш ямен тоеп яши
Тормыш ямен тоеп яши


Матур гомер бәйрәме белән аны Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев тәбрикләде. Намуслы хезмәт юлы үткән Рина апа хөрмәтенә бары тик изге теләкләр генә яңгырады. Рина апа бүген һәр аткан таңга сөенеп, тормыш ямен тоеп яши.

Аңа җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовның Котлау хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
Рина апаны истәлекле гомер бәйрәме белән тагын бер тапкыр котлап, аңа ныклы сәламәтлек, тазалык, якты көннәр, хәерле, озын гомер теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас