ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 сентябрь 2023, 09:55

Янгын хаталарны гафу итми

Балачак – үзенчә серле, шатлыклы дөнья. Сабый чакта алган тәэсирләр, күнекмәләр хәтергә ныклап уелып калып, адәм баласын гомер буе озата бара.

Янгын хаталарны гафу итмиЯнгын хаталарны гафу итми
Янгын хаталарны гафу итми

Шуңа күрә дә балаларны кече яшьтән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү аеруча мөһим. Статистика мәгълүматлары буенча, янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм укытучылар балага кече яшьтән үк ут белән уйнауның аяныч нәтиҗәләрен, электр приборлары белән сак булырга кирәклеген аңлатырга һәм ут-күз чыккан очракта янгын сүндерүчеләргә хәбәр итүнең мөһимлеген төшендерергә тиеш.
Шушы көннәрдә Юмаш урта мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары белән “Янгын хаталарны гафу итми” дип аталган әңгәмә үткәрелде.
Чакмагыш районы буенча янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Гыйрфанов үзенең чыгышында янгынның куркыныч һәм аяусыз икәнлеген тормыштан мисаллар китереп сөйләде, сораулар бирде. Шулай ук ул балаларга янгын чыккан очракта үтәлә торган кагыйдәләр һәм киңәшләрен җиткерде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас