ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 сентябрь 2023, 06:50

Зәйнетдин беренче тапкыр әти булды

Билгеле музыкант Заһир Зәйнетдинов һәм аның хатыны Регинаның кызлары туган.

Зәйнетдин беренче тапкыр әти булдыЗәйнетдин беренче тапкыр әти булды
Зәйнетдин беренче тапкыр әти булды

 

Мультиинструменталист, биюче, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) беренче тапкыр әти булган. «Туган көнең белән, кызым. 12 сентябрьдә без, ниһаять, очраштык», – дип куанычы белән уртаклаша һәм: «Регинам, рәхмәт кызыбыз өчен», – дип, тормыш иптәшенә җылы сүзләр яза ул үзенең сәхифәсендә.
Зәйнетдин тамашачысына төрле уен коралларында уйнап, биеп, үзенчәлекле тамаша тәкъдим итә. Бүгенге көндә ул Башкортстандагы иң популяр яшь артистлары исемлегендә.
Заһир белән Регинага дуслары да матур-матур теләкләрен юллаганнар. «Аһ, патшабикә! Әтиең кебек батыр, әниең кебек матур бул», «Сезнең өчен ихлас шатбыз. Тормышыгыздагы яңа роль белән, кадерлеләребез, язмышы бәхетле булсын», «Сәламәт һәм озын гомерле булсын», – дип тәбрик иткәннәр яшь әти белән әнине.

Мәгълумат һәм фотосурәт социаль челтәрләрдән алынды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас