ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 сентябрь 2023, 09:05

Балалар террорга каршы

Террорчылык – куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның асылы бер – явызлык.

Балалар террорга каршыБалалар террорга каршы
Балалар террорга каршы

Аның белән көрәш аерым дәүләт структуралары эшчәнлеге генә түгел, ә гади гражданнар бурычы да. Алар, беренче чиратта, бу көрәш белән теләктәшлек итәргә тиеш. Киндеркүл мәдәният йортында «Балалар террорга каршы» дигән баш астында асфальтта рәсем төшерү конкурсы үткәрелде. Балалар террорчылыкның кайгы, күз яшьләре, җимереклекләр, кеше корбаннары китерә торган афәт икәнен аңлый. Алар рәсемнәрендә тыныч тормышның бәхетле мизгелләрен: җылы кояш, чәчәкләр, төрле төстәге салават күперен сурәтләделәр. Рәсемнәр яктылыгы, чагулыгы белән генә түгел, ә “Балаларга тынычлык кирәк! Без бөтен Җирдә тынычлык хакимлек итүе өчен!” дигән тирән эчтәлекле булуы белән дә җәлеп итте.

Балалар террорга каршы
Балалар террорга каршы
Балалар террорга каршы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас