ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
14 Сентября 2023, 11:35

Безнең райондашлар да катнаша

14 сентябрьдә төбәк башкаласы Уфаның Совет мәйданында “Әйдә уйнарга!” Гомумрусия уеннар фестивале ачылды.

Безнең райондашлар да катнашаБезнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша

 Ул фән, сәнәгать, мәгариф өлкәләре белгечләре һәм ата-аналар өчен уен мәдәниятен үстерү, балалар тәрбияләүдә уенчыклар һәм уеннар әһәмияте турында фикер алышуның үзенчәлекле мәйданы төсен алды. Мондый күләмле чара тәү тапкыр үткәрелә. Ул дүрт көн – 14 сентябрьдән 17нә кадәр дәвам итә һәм Башкортстан Башлыгы ярдәме белән оештырыла. Фествальдә катнашучыларны һәм чара кунакларын бай эчтәлекле программа көтә. Шушы көннәр дәвамында тематик бәйгеләр һәм осталык сәгатьләре, спорт турнирлары, кинога төшеп караулар, ачык балалар студиясе, ил күләмендә популярлык яулаган “Непоседы”, “Домисолька” балалар коллективларының чыгышлары, “Тыныч йокы, нәниләр!” күңел ачу программасы, мультфильмнар геройлары парадлары һәм иң яхшы спектакльләр, анимация проектлары, “Союзмультфильм” студиясе геройлары катнашлыгында бәйрәм флешмобы һәм башка күңел ачу чаралары оештырып үткәрелә.
Чакмагыш, Благовар, Күгәрчен, Дүртөйле, Туймазы, Дуван, Иглин һәм Учалы районнарының яңа буын китапханәләре хезмәткәрләре фестивальдә катнашучылар өчен аерым мәйданчыклар әзерләде. Күләмле чараның тәүге көнендә үк районыбызның Иске Калмаш модельле китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан интерактив корылмалар эшчәнлеге күрсәтелә, кулдан эшләнгән курчаклар күргәзмәсен тәкъдим ителә, бу мәйданчыкта әкиятләр укыла, осталык сәгатьләре оештырыла, монда шулай ук өстәл уеннарын уйнап, хәрәкәтле уеннарда да катнашырга була.

Безнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша
Безнең райондашлар да катнаша
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас