ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 сентябрь 2023, 12:15

Бик файдалы салат рецепты

Файдалы матдәләргә бай һәм эчәкләрне чистарта торган салат рецепты тәкъдим итәбез.

Бик файдалы салат рецептыБик файдалы салат рецепты
Бик файдалы салат рецепты

Кирәк: кәбестә – 250 г чи кишер – 1 чи чөгендер – 1 сарымсак – 1-2 тырнак үсемлек мае – 3 аш кашыгы тоз, борыч – тәменчә. Иң элек, кәбестәне турап, тоз һәм борыч салып, кул белән уабыз. Сарымсак, кишер, чөгендерне кыргыч аша чыгарабыз. Чөгендергә үсемлек мае салып, бераз тотабыз һәм яшелчәләрне болгатабыз, май өстибез. Бик матур салат килеп чыга, аны петрушка белән бизәргә мөмкин. Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәренең «Авыл хатыны” төркеме сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас