

Ул “Демография” милли проектының җәмәгать сәламәтлеген ныгыту программасы чикләрендә төзелгән һәм эшли. “Шикәр диабеты мәктәбе” диабетның төренә һәм дәвалау ысулына бәйле рәвештә структуралы программалар буенча шикәр диабеты белән исәптә торучы пациентларны төркемләп укыту рәвешендә үткәрелә. Дәресләрдә табиб-эндокринолог Айсылу Фирдәвис кызы Ибраһимова әлеге чир турында гомум мәгълүмат бирә, гликемия, гипогликемия һәм гипергликемияне үз- үзеңә контрольдә тотарга өйрәтә, диабетның катлауланулары һәм аларны профилактикалау турында хәбәр итә, шулай ук шикәр диабеты вакытында дөрес туклануны билгели. “Шәкәр диабеты мәктәбе”нә алдан язылу табиб-эндокринолог кабинетында башкарыла. Дәресләр бушлай үткәрелә. Алар көн саен 12:00дән 14:00гә кадәр үткәрелә. Өстәмә мәгълүматны 8(34796) 3-56-03 телефоны саннары буенча белергә мөмкин.