+28 °С
Болытлы


Шулай ук 100 ел элек, 1923 елның 13 сентябрендә, Тамбов губернасының Осино-Гай авылында разведчица, партизанка, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянская дөньяга килә. Чакмагыш гимназиясе укучылары тәрбия буенча директор киңәшчеләре И.Р. Әрдисламова, Г. С. Яхина һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре укытучысы Р. М. Гыйрфанов белән берлектә Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Чарада катнашучылар Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алды.