ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 сентябрь 2023, 09:15

Хәрби хезмәткә яраклылык чикләүләре РФ оборона министры мобилизация вакытында контракт буенча хезмәткә яраклы булмаган авырулар исемлеген раслады

РФ оборона министры Сергей Шойгу чираттагы боерык имзалады.

Хәрби хезмәткә яраклылык чикләүләре РФ оборона министры мобилизация вакытында контракт буенча хезмәткә яраклы булмаган авырулар исемлеген расладыХәрби хезмәткә яраклылык чикләүләре РФ оборона министры мобилизация вакытында контракт буенча хезмәткә яраклы булмаган авырулар исемлеген раслады
Хәрби хезмәткә яраклылык чикләүләре РФ оборона министры мобилизация вакытында контракт буенча хезмәткә яраклы булмаган авырулар исемлеген раслады

 Анда ул хәрби хезмәткә чикле яраклылыкта дип табылган гражданнарны мобилизация чорында, хәрби хәрәкәтләр чорында һәм сугыш вакытында контракт буенча хәрби хезмәткә чакырырга ярамаган авырулар исемлеген раслады. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. «Башинформ» га билгеле булганча, исемлек 26 пункттан тора. Диагнозлар арасында: I типтагы шикәр диабеты, ВИЧ, уртача авырлыктагы бронхиаль астма, бер күзнең күрү үткенлеге 0,09 һәм аннан түбәнрәк, буыннардагы хәрәкәтләрне уртача чикләүче җәрәхәтләр нәтиҗәләре һәм башкалар. Бу боерык хөкем ителгән русиялеләргә контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә рөхсәт итүче законны гамәлгә ашыру өчен эшләнгән, дип әйтелә боерык проектының аңлатма язуында.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас